Register

OR

Do you already have an account? Login

Login

OR

Don't you have an account yet? Register

Newsletter

Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!

Помагите написать сочинение на тему "кышкы буран"

более месяца назад
Просмотров : 129    Ответов : 1   

Лучший ответ:

Туган ягыма кыш килде
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш
кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк
кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе
белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир
өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде.
Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды.
Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап
алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып,
киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү
өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик
песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек
авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне
бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә
кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы
кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук
килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу
матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан
куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар
тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып
эшкә тотына: «Тук-тук-тук» .
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-
кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына
һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп,
барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт
салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы
күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан
тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри
башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле
аякларың белән түрдән уз кыш!

более месяца назад
Ваш ответ:
Комментарий должен быть минимум 20 символов
Чтобы получить баллы за ответ войди на сайт





Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.


Другие вопросы: